НОВОСТИ


12
апреля 2016 г.
вторник

1. нарушение требований пожарной безопасности влечет предупреждение или наложение административного штрафа на граждан в размере от 1 000 до 1 500 рублей; на должностных лиц - от 6 000 до 15 000 рублей, на юридических – от 150 000 до 200 000 рублей.

2. те же действия, совершенные в условиях особого противопожарного режима, влекут наложение административного штрафа на граждан в размере от 2 000 до 4 000 рублей; на должностных лиц - от 15 000 до 30 000 рублей, на юридических – от 400 000 до 500 000 рублей.

Будьте осторожны с огнём! Безопасной вам работы на свежем воздухе и приятного отдыха!

 

 

Санитар икеайлык башланды.Шул уңайдан мәдәният хезмәткәрләре, Иске Чокалы башкарма комитеты хезмәткәрләре өмәгә чыктылар.


30
марта 2016 г.
среда

26-Март Иске Чокалы авылы мәдәният йортында театр көне  уңаеннан, авыл үзешчәннәре көче белән хәзерләнгән “Көтелмәгән очрашу” исемле спектакль сәхнәгә куелды.


25
марта 2016 г.
пятница

с 1 апреля по 01июня  2016  года объявляется санитарно-экологический двухмесячник по очистке и благоустройства Старочукалинского сельского поселения


24
марта 2016 г.
четверг

Иске Чүпрәле күп профильле лицейда  “Нәүрүз чибәре – 2016” бәйгесе үткәрелде.Әлеге бәйгедә безнең авыл кызларыбызның иң уңганнары, чибәрләре, сылулары, өлгерләре катнашты. Болар 10нче сыйныфтан Миначева Айгөл, Усманова Гөлназ һәм Якупова Алия. Кызларыбыз үзләренең бөтен осталыкларын күрсәттеләр.Алар тәмле итеп татар – халык ашларын да пешерәләр, кул эшенә дә осталар, матур итеп җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр.Чын татар кызлары менә нинди икән бит! Һәр кызыбыз мактауга лаек. Ә инде “Нәүрүз чибәре – 2016” исеменә Усманова Гөлназ лаек булды.


14
марта 2016 г.
понедельник

Иртәнге 7.00 сәгатьтә сайлау участогы үз ишекләрен ачты. Әйтергә кирәк, быел референдум аеруча җанлы, күңел күтәренкелеге белән үтте.Чүпрәледә үзарасалым кертү буенча референдум быел өченче тапкыр үткәрелә. Быел аның суммасы 300 сум итеп билгеләнде.  Исегезгә төшерәбез, әлеге сумма республика бюджетыннан дүрт тапкыр арттырылып кайта. Әлеге акчаларга Иске Чокалыда юллар ясау каралган. Моңарчы ике ел дәвамында үткәрелгән эшләр нәтиҗәсе күз алдында, шуңа да авыл халкы чараның  файдалы булуына инанды. Быелгы референдумга да оешыпкилүләре,  халыкның 96% тавыш бирүе моның ачык мисалы.


11
марта 2016 г.
пятница

Иске Чокалы урта мәктәбендә авылдашыбыз Әмир Сабирҗановның китапларын тәкъдир итү кичәсе булды.


9
марта 2016 г.
среда

Хөрмәтле авылдашлар!

11 март көнне 14. 00 сәгатьтә  Иске Чокалы мәктәп бинасында  Сабирзянов Әмир Әдиҗан улының Иске Чокалы авылы халкы турында язылган китабына презентация үткәрү кичәсе була. Барлык авылдашларны чакырабыз.


8
марта 2016 г.
вторник

"Кадерле туташлар, ханымнар! Сезгә чын күңелдән ак бәхет, иминлек, якыннарыгызның назын, яратуын, кадерләвен тоеп, бәхетле гомер кичерүне телибез. Тормыш сезгә елмаюлар һәм чәчәк бәйләмнәрен мулдан бүләк итсен, йөзегез сөенечтән балкысын!"  шундый теләкләр белән авылыбыз хатын-кызларын тәбрикләп концерт узды


7
марта 2016 г.
понедельник

В Дрожжаном прошел турнир по волейболу под эгидой республиканского общественного движения «Татарстан - новый век» и памяти Рифката Исхакова. В этом году на участие было заявлено 12 мужских команд, в состав которых вошли сотрудники школ, организаций и предприятий. По итогам всех встреч, звание чемпиона было присуждено команде техникума отраслевых технологий. Второе место заняла команда Старочукалинского сельского поселения, на третьем месте команда районной администрации.


ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International