Иске Чокалы авылында үзара салым кертү буенча референдум узды.

14 марта 2016 г., понедельник

Иртәнге 7.00 сәгатьтә сайлау участогы үз ишекләрен ачты. Әйтергә кирәк, быел референдум аеруча җанлы, күңел күтәренкелеге белән үтте.Чүпрәледә үзарасалым кертү буенча референдум быел өченче тапкыр үткәрелә. Быел аның суммасы 300 сум итеп билгеләнде.  Исегезгә төшерәбез, әлеге сумма республика бюджетыннан дүрт тапкыр арттырылып кайта. Әлеге акчаларга Иске Чокалыда юллар ясау каралган. Моңарчы ике ел дәвамында үткәрелгән эшләр нәтиҗәсе күз алдында, шуңа да авыл халкы чараның  файдалы булуына инанды. Быелгы референдумга да оешыпкилүләре,  халыкның 96% тавыш бирүе моның ачык мисалы.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International