Иске Чүпрәле күп профильле лицейда “Нәүрүз чибәре – 2016” бәйгесе үткәрелде.

24 марта 2016 г., четверг

Иске Чүпрәле күп профильле лицейда  “Нәүрүз чибәре – 2016” бәйгесе үткәрелде.Әлеге бәйгедә безнең авыл кызларыбызның иң уңганнары, чибәрләре, сылулары, өлгерләре катнашты. Болар 10нче сыйныфтан Миначева Айгөл, Усманова Гөлназ һәм Якупова Алия. Кызларыбыз үзләренең бөтен осталыкларын күрсәттеләр.Алар тәмле итеп татар – халык ашларын да пешерәләр, кул эшенә дә осталар, матур итеп җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр.Чын татар кызлары менә нинди икән бит! Һәр кызыбыз мактауга лаек. Ә инде “Нәүрүз чибәре – 2016” исеменә Усманова Гөлназ лаек булды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International