Иске Чокалы урта мәктәбендә авылдашыбыз Әмир Сабирҗановның китапларын тәкъдир итү кичәсе булды.

11 марта 2016 г., пятница

Кичәне Әмир аганың авылдашлары һәм хезмәт еллары, гомер юллары  да бергә үрелеп барган Дилә Хәйретдинова, Гүзәлия Сәгъдиева оештырганнар иде. Аларга авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов, мәктәп директоры Илһам Хәйретдинов ярдәмгә килгән. Уртак тырышлык белән күңелләргә уелып калырлык бер чара узды. Мәктәп укучылары язучының шигырьләрен, әсәрләренннән өзекләр укыды. Чыгыш ясаучылар Әмир Сабирҗанов узган юл һәм китаплар  язуын зур хөрмәт белән сөйләделәр. Язучы исә үзен олылаганнары өчен һәркемгә рәхмәтләр әйтте, автографлы китапларын бүләк итте.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International