Хөрмәтле авылдашлар! Бәракәтле изге бәйрәм Корбан гаете белән тәбрик итәбез! Аллаһы Тәгалә әлеге Бөек көндә кылган гыйбадәтләребезне укыган барлык хәерле догаларыбызны һәм бигрәк тә чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылсын!
Корбан — Аллаһка якын булу дигән сүз. Бүгенге изге көндә, бүгенгедәй изге вакытларда догаларыбыз кабул була торган мизгелләрдә күңелләребезне игелеккә юнәлтеп, тирә-якка мәрхәмәт күзләре белән карарга өйрәнеп һәммәбезгә дә Аллаһка якынаерга насыйп булсын.
Бөек Раббыбыз Аллаһ барчабызга да саулык-сәламәтлек, тәүфыйк, һидаят бирсен. Хәерле тормышлар белән гомер итеп кушканнарын үтәп тыйганнарыннан тыелып яшәүләрне насыйп итсен.
Мөбәрак булсын изге бәйрәмебез!
Сезне чын күңелдән Республика көне белән котлыйбыз. Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстан халкының берлеген, бердәмлеген, дуслыгын гәүдәләндерә.Республикабызның үсеше, тынычлыгы, камилләшүе дә нәкъ шуңа бәйле. Киләчәктә дә тынычлык, дуслык, толерантлык телибез!
29 августа 2017 года в рамках Дня республики и образования района пройдёт музыкальный фестиваль ВИА Fest«Встреча с песней». Начало в 19.00 часов в амфитеатре. Приглашаем всех!
8 августа 2017 года с 12.00 часов до 13.00 часов в здании многофункционального центра «Мои документы» личный прием граждан проведет депутат Государственной Думы ФС РФ, Председатель комитета ГД по делам национальностей Ильдар Гильмутдинов. Предварительная запись по телефону: 2-21-75.
Россиядә 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында “Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында” Указы нигезендә гамәлгә куелган.
19 август көнне Зур Аксу авылында йортларга су җибәрү уңаеннан чәй көне үтте. Барлык авыл җирлекләре дә чәй өстәле әзерләп кунакларны чәй белән сыйладылар.
Матур гадәт буенча яңа уку елы башланыр алдыннан Татарстанда аз тәэмин ителгән, ишле гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларга, инвалид әти-әниләре белән яшәүче балаларга, инвалид балаларга “Мәктәпкә җыенырга булыш!“ хәйрия акциясе кысаларында ярдәм күрсәтелә. Әлеге акция республика моннан 10 ел элек 2007 елда беренче тапкыр старт алган иде.
Быел Татарстанда 48 мең бала беренче тапкыр укырга бара. Хәйрия акциясе кысаларында 20 меңгә якын укучыга ярдәм күрсәтеләчәк. Үткән елларда 165 мең бала 211 миллион сумлык хәйрия ярдәме алган. Гадәттә, акция кысаларында балаларга мәктәп портфеле белән язу-сызу кирәк-яраклары, мәктәп һәм спорт формалары да бүләк ителә.
Районда быел мәктәп ишекләрен беренче тапкыр 211 укучы бала ачып керәчәк. Хәйрия ярдәме беренче сыйныф укучылары белән бергә ярдәмгә мохтаҗ 2-11 сыйныфларда белем алучы укучыларны да колачлаячак.
Иске Чокалы төп белем бирү мәктәбенә быел 7 укучы беренче сыйныфка килә. Аларга бүләкләрне Низамов Альберт Альфик улы тапшырды.
Авылда кызу вакыт-урып-җыю башланды. Икмәк язмышы, табыныбыз муллыгы-игенче-механизаторлар һәм уракта катнашучылар кулында. Уңышлар сезгә, хөрмәтле игенчеләр!
Ежегодно во вторую субботу августа в России отмечают День физкультурника. История этого праздника уходит своими корнями в довоенные годы, когда 16 июня 1939 года Совет Народных Комиссаров СССР принял постановление об учреждении Всесоюзного дня физкультурника. Первый День физкультурника прошел 18 июля 1939 года. Нынче праздник «отметил» свой 75-летний юбилей со дня основания.
С тех пор День физкультурника отмечают спортсмены, тренеры, преподаватели физической культуры, ветераны спорта — все, для кого занятия физкультурой и спортом неотделимы от крепкого здоровья и отличного настроения, от возможности развивать свои способности и волю к победе.