Россия Конституциясе бу вакытта дәүләт хакимияте органнары төзелешенә җитди үзгәрешләр кертте. Мөһим документның халыкара шартларга җавап бирүе төп казаныш санала. Аның төп уңай ягы шунда: алгы планга коллектив, сыйныф, партия түгел, ә кеше куела. Хокукый өстенлекләр федераль үзәктә калса да, төбәкләрнең хокуклары яклана.