Быел инде аның 81 еллыгын билгеләп үттек. 1418 көн һәм 1418 төн дәвам иткән аяусыз сугышта яу кырында ятып калган 27 миллионнан артык ватандашыбыз гомере бәрабәренә яуланганга күрә дә күз яшьле бәйрәм ул.
9 Май көнендә
Һай, көне, Ходайның рәхмәте!
Кояшы нур сибә иркәләп;
Таш һәйкәл янында – җанлылык,
Җыелган һәммәсе иртәләп.