Бүген мәктәпләрдә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме.
Безнең Иске Чокалы мәктәбендә дә соңгы кыңгырау шалтырады. Балаларны мәктәп директоры Хайрутдинов И.И., авыл җирлеге Башлыгы Рамис Рафагат улы, укытучылар, әти- әниләр тәбрикләде.
Без дә котлыйбыз!Бу мәктәпне тәмамлаучы укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр өчен истәлекле һәм шатлыклы да һәм шул ук вакытта сагышлы да көн. Чөнки Сез бүген белем учагы – мәктәп, укытучыларыгыз, сыйныфташларыгыз белән саубуллашасыз. Әмма мәктәп сезнең күңелегездә, йөрәгегездә мәңге сакланыр. Ул сезгә төп байлык – белем бирде, дуслыкка, туган якны, Ватанны яратырга өйрәтте.
Алда сезне олы тормыш көтә. Кемдер югары уку йортында белемен дәвам итәр, кемдер хезмәт юлына басар. Сайлаган юлыгыз нинди генә булмасын, һәрвакыт тырыш, намуслы, белемгә омтылучы булып калыгыз, куйган максатларыгызга кыю ирешегез.