Бөек бәйрәм – Җиңү көне алдыннан авыл җирлекләрендә тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлиләр. Аларның ныклыгы, фидакарьлеге һәм Ватанга чиксез мәхәббәте иң авыр елларда да нык калырга ярдәм иткән.
Иске Чокалы авыл җирлегендә ике тыл ветераны гомер итә. Юсупова Әлфия Шагиахмәт кызы һәм Салахова Нәзия Хасәнҗан кызы. Бәйрәм уңаеннан авыл җирлеге Башлыгы Рамис Рафагат улы, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Фиркать улы тәбрикләү җиткерделәр.