2 декабрь көнне Иске Чокалы мәдәният йорты үзенең юбилеен билгеләп үтте. Авылда клуб ачылуга 45 ел!. Шул уңайдан мәдәният йортында бәйрәм оештырылды, элекке елларда клубта эшләгән бар хезмәткәр бәйрәмгә чакырулы иде. Бәрәм бик матур оештырылган, авылдашлар бик теләп очрашуга җыелдылар. Билгеле төрле сәбәпләр аркасында кайта, килә алмаучылар да бар. Районнан да кунаклар килде. Алар мәдәният хезмәткәрләренең эшен бәяләп Рәхмәт хаты тапшырдылар. Бәрәм бик күңелле истә калырлык булды. "Киләчәктә дә очрашырга язсын иде"- дип саубуллашты кунаклар.