1 апрельдән Татарстанда традицион санитар-экологик икеайлык башлана. Бу вакыт эчендә республика территориясен халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлеге таләпләренә туры килерлек итеп тәртипкә салу күздә тотыла. Хөрмәтле авылдашлар, барыгызны да язгы өмәләрдә көтеп калабыз.
2017 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Президентының республикада «Сабан туе бәйрәмен уздыру көннәре турында»гы указы дөнья күрде.
Указ нигезендә быел татар халкының милли бәйрәме республиканың район үзәкләрендә (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) 1-2 июльдә узачак.
Иске Чокалы авыл җирлеге 2016 елда агросәнәгатне үстерүгә керткән өлеше өчен “Иң яхшы авыл җирлеге” номинациясендә өченче дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде.
Озак еллар почта җитәкчесе булып эшләгән Камалова Фрида Әбдрәшит кызының бүген 75 яше. Чын күңелдән әлеге күркәм бәйрәме белән тәбрик итәбез. Озын гомер, исәнлек, җан тынычлыгы телибез.
03 марта 2017 года Генеральным прокурором Российской Федерации издано распоряжение №139/7р «Об организации проведения в органах прокуратуры Российской Федерации Всероссийского дня приема предпринимателей». Распоряжением установлено, что днем Всероссийского приема предпринимателей является первый вторник каждого месяца начиная с апреля 2017 года. Во исполнение вышеупомянутого Распоряжения прокуратурой Дрожжановского района Всероссийский прием предпринимателей будет осуществляться начиная с 04 апреля 2017 год в рабочее время в здании прокуратуры Дрожжановского района по адресу: село Старое Дрожжаное, улица С. Нафиева, дом 20
Иске Чокалы төп гомуми белем бирү мәктәбендә авылда иң хөрмәтле апай-әбиләр белән укучылар, укытучылар белән очрашу, 8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм тантанасы үтте. Бәйрәмне, гадәттәгечә, үзенең матур теләкләре белән мәктәп директоры Хайрутдинов Илһам Иршат улы ачып җибәрде. Мәктәпнең актлар залы бәйрәмчә бизәлеп, бәйрәм рухы хөкем сөрде.
7 март көнне Иске Чокалы мәдәният йортында әниләргә багышланган "Бу чәчәкләр сезнең өчен" дип аталган бәйрәм уздырылды.
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Сезне шул җир йөзен бизәген халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез! Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен