Иске Чокалы төп мәктәбендә 8 мартка багышланган бәйрәм тантанасы үтте

10 марта 2017 г., пятница

Март!  Яз  башы,  язның  беренче  ае.  Яз  белән  әйтерсең,  барлык  тирәлек, яңадан   яңара,  табигать  озакка  талган  йокысыннан,  күкерәк  тутырып сулыш  алып  күзен  ача.  Язгы  табигать  әйтерсең  яңа  туган  сабый!

Кар астыннан  җир  күренер-күренмәс  борын  төрткән  яңа  үлән,  яңа  чәчәк, яңа  уҗым,  яңа  бөре...  бар  табигать  әйтерсең  яңадан  туа,  яңадан  ярала.  Яз  үзе  белән,  матур  бәйрәмебез-  8 нче  Март  хатын-кызлар  көнен алып  килүче  дә.  Хатын-кызның  матурлыгы,  гүзәллеге,  алиhәлеге  дә,  нәкъ менә,  язның  кояш  нурларыннан,  тагын  да  балкый,  нәфисләнә,  уяна,  әйтерсең  кар  астыннан  кояшка  тартылган   умырзая,  язгы  лалә  чәчәк ата.  Әйтерсең  лә,  хатын-кыз  үзенең  камиллеге  белән  язны  тагын  да ямьләндерә,  тирә-якны  тагын  да  матурлый  төшә.  Шул  ук  вакытта,  hәр хатын-кыз,  күңеле  белән  яздан  нидер  көтә,  нидер  өмет  итә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International