1 апрельдән Татарстанда традицион санитар-экологик икеайлык башлана. Бу вакыт эчендә республика территориясен халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлеге таләпләренә туры килерлек итеп тәртипкә салу күздә тотыла.Иң беренче чиратта, тиешсез урыннарда хасил булган чүплекләрне ачыклау һәм юкка чыгару буенча чаралар күреләчәк.