Хөрмәтле авылдашлар! Бәракәтле изге бәйрәм Корбан гаете белән тәбрик итәбез! Аллаһы Тәгалә әлеге Бөек көндә кылган гыйбадәтләребезне укыган барлык хәерле догаларыбызны һәм бигрәк тә чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылсын!
Корбан — Аллаһка якын булу дигән сүз. Бүгенге изге көндә, бүгенгедәй изге вакытларда догаларыбыз кабул була торган мизгелләрдә күңелләребезне игелеккә юнәлтеп, тирә-якка мәрхәмәт күзләре белән карарга өйрәнеп һәммәбезгә дә Аллаһка якынаерга насыйп булсын.
Бөек Раббыбыз Аллаһ барчабызга да саулык-сәламәтлек, тәүфыйк, һидаят бирсен. Хәерле тормышлар белән гомер итеп кушканнарын үтәп тыйганнарыннан тыелып яшәүләрне насыйп итсен.
Мөбәрак булсын изге бәйрәмебез!