Ураза гаете мөбарәк булсын!

24 июня 2017 г., суббота

Рамазан ае – ул рухи яктан камилләшү һәм мохтаҗларга ярдәм итү чоры. Ураза тоткан һәр мөселман рухи яктан пакъләнү, игелек һәм рәхим-шәфкать кылу мөмкинлеге ала.

Бүген мөселман дөньясы чын-чынлап яңарыш кичерә. Безнең күпмилләтле һәм күп конфессияле илебездә традицион ислам тарафдарларының илнең иҗтимагый тормышында актив катнашулары әһәмияткә лаек.

Ураза бәйрәме якты өметләр, күңелләребезгә бәхет һәм мәрхәмәт нуры өстәсен, һәркайсыбызга җан җылысы, шатлык һәм муллык бүләк итсен. Дөньяларыбызга тынычлык, барыбызга да исәнлек-саулык һәм бәрәкәт телибез

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International