"Стоп ВИЧ/СПИД" 1 декабрь - Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне

2 декабря 2016 г., пятница

1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бүгенге көндә СПИД авыруы җир шарының һәр почмагында билгеле. Аны кешелек дөньясына янаучы 20нче һәм 21нче гасырның чумасы дип тә атыйлар.

Бүгенге көндә җир шарының төрле почмакларында яшәүче 42 миллионнан артык кеше әлеге авырудан җәфа чигә. Һәр ел саен 15 меңнән артык кешегә әлеге диагноз куела.

Безнең районда ВИЧ-инфекция белән авыру очрагы 1999 елдан теркәлә башлый. Бүгенге көндә районда 30 авыру очрагы теркәлгән, шул исәптән, 11 кеше вафат булды, 3се күчеп китте. Хәзерге вакытта 16 кеше исәптә тора, аларның 9ын ир-атлар, 7сен хатын-кызлар тәшкил итә. Шуны кисәтү максатыннан Иске Чокалы мәктәбендә балалар  белән чара үткәрелде

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International