Панфиловчылар батырлыгы мәңгелек.

6 декабря 2016 г., вторник

Мәктәпнең тарих укытучысы Илгиз Таһир улы Гафаров әлеге җиңүнең әһәмияте һәм дөньякүләм тоткан урыны турында сөйләде. 15 октябрьгә немецлар Мәскәүгә 75-110 чакрымлык арага килеп җитә. Шәһәрдә паникага юл куймау өчен, Ставка гадәттән тыш чаралар күрә. Дошман Мәскәүгә бәреп кергән очракта, метро станцияләрен, заводларны һәм күперләрне шартлату күздә тотыла. Немецлар һөҗүме Мәскәүне саклаучыларның көчле каршылыгына очрый. Алар «Чигенергә урын юк, артта - Мәскәү» лозунгы астында көрәшәләр. Германия дивизияләре Тула, Наро-Фоминск, Дмитров һәм Кашира янында тукталылалар. Мәскәүне тиз генә алу планы уңышсыз тәмамлана. Генерал-майор Иван Панфиловның дивизиясе, Волоколам юлында фашистларның сан ягыннан өстен көчләрен җиңеп, зур батырлыклар күрсәтә,- диде ул үзенең чыгышында.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International