Иске Чокалы авылы мәдәният йортында “Авыл тарихын онытырга хакыбыз юк”исеме астында кичә үткәрелде

29 ноября 2016 г., вторник

Кичәгә Авылыбызда гомер итүче өлкән яшьтәге әби-бабайлар,апа-абыйлар чакырылган иде.

Авылыбызның тарихи үткәне, аның табигате, чишмә-таулары, аларның атамаларының килеп чыгышы турында сүз алып барылды.

Сүз барышында авылыбыз тарихы китабына кермәгән, үткән гасырда  төрле эшләр белән шөгелләнгән әбиләр-бабайларның исем фамиллияләре табылды. 

Кичәдә катнашкан Апа Абыйлар берсеннән –берсе уздырып һаманда яңадан-яңа онытылып барган вакыйгалар турында сөйләделәр. 

 Тарих үткән гасырлардагы кебек, беркайчан да кабатланмаячак, ул еллардагы кешеләрнең берсе дә аякка басмаячак.Ләкин без аларны белергә күз алдына булса да китерергә тиеш. Без,бүгенге көндә, исәннәр, ыгы-зыгылар белән шау-гөр килеп дөнья куабыз,кемнәргәдер игелек кылганда, кемнәргәдер аяк та чалабыз,тырышабыз мал табарга, байлык тупларга омтылабыз,алдыйбыз,алданабыз,кыскасы мәш килеп кайнашабыз.Ә бит берничә дистә елдан, бик күп булса ярты һәм бер гасырдан барыбыз да тарихка чумабыз.Ләкин безнең ничек яшәвебезне киләчәк буыннар белерме?Һич югы исемнәребезне әйтеп, дога кылучылар табылырмы?

 Киләчәктәдә шундый чаралар ешрак уздыру турында сүз алып барылды.

 Авылыбызның тарихын яшь буынга аңлатып калдыру нияте белән үткәрелде бу кичә.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International