Сак булыгыз – юка боз

25 октября 2016 г., вторник

Ноябрь-декабрь айларында, кышкы суыклар ныгыганчы, су өстендәге боз юка, тиз уалучан була. Кичке һәм төнге суыкларда каткан боз, көндезге кояш астында эреп, калынлыгын сакласа да шактый юкара. Мондый вакытта бозга чыгу куркыныч. Ул кеше авырлыгын күтәрә алырлык дәрәҗәдә түгел. Сулыкларның төрле урыннарында (елга, күлләрдә) бозның калынлыгы бер булса да, аның тыгызлыгы төрле була. Боз өстендәге саксызлык нәтиҗәсендә кешеләр үлемгә дучар була. Гадәттә, бу – балыкчылар һәм балалар. Бәладан сак булуның бердәнбер юлы – куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү. Олы кешеләр арасында үлем-китемнең иң таралган сәбәбе – аларның боз өстенә исерек килеш керүләре. Якынлашып килүче каникуллар форсатыннан әти-әниләргә дә балаларына күз-колак булырга, аларны сулыклардан ерак тотарга киңәш итәбез. Үзегезнең гомерегезгә сак карагыз, игътибарлы булыгыз,

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International