Менә Белем көне дә килеп җитте. Кемдер өчен ул беренче, кемдер өчен соңгы, ә кемдер өчен ул чираттагы. Һәрбер кеше өчен ул яңа ачышларга һәм мөмкинлекләргә ишек ача торган бәйрәм. Сезне, кадерле укучылар, котларга рөхсәт итегез: белемгә таба юлыгызны лаеклы итеп, кыю үтәргә язсын. Ә яраткан укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегез сезне дөрес юлга бастырырлар һәм ярдәм итәрләр.
Кадерле укытучыларыбыз, сезне Беренче сентябрь Гыйлем бәйрәме белән тәбриклибез! Балалар өчен сез – гаилә, һәрчак аларны кайгыртасыз, олы тормышка әзерлисез, дуслыкның кадерен белергә һәм мөстәкыйльлеккә өйрәтәсез. Сез – акыллылык, көч һәм тәҗрибә чишмәсе. Чын йөрәктән рәхмәтебезне белдерәбез! Сезнең янәшәдә гел иминлек, матурлык һәм мәхәббәт булсын.