1 НЧЕ МАЙ - ЯЗ ҺӘМ ХЕЗМӘТ БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН!

1 мая 2026 г., пятница
 НЧЕ МАЙ - ЯЗ ҺӘМ ХЕЗМӘТ БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН!!!

 Барыгызга да исәнлек-саулык, озын гомер, нык сәламәтлек, кояшлы көннәр, аяз күк йөзе, гаиләләрегезгә иминлек, илләребезгә тынычлыклар алып килсә иде бу бәйрәм иртәләре!
Беренче Май - Тынычлык һәм Хезмәт көне,
Бар халыкның бердәм бәйрәме!
Чиксез бәхет - шатлыклардан торсын,
Хезмәт сөйгән халкым бәйрәме!
Тик тынычлык булсын илебездә,
Тыныч тормыш телим һәркемгә!
Йөзләрегез һәрчак көләч булсын,
Кояш нурын сипсен һәркөн дә!
Беренче Май - шатлык, бәхет көне,
Ак чәчәкләр ата алмагач.
Май кояшы мәңге балкып торсын,
Күкләребез булсын гел аяз!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International