1. Олы юлга терәлеп торган басу-урманнарда җиләген дә, гөмбәсен дә җыймагыз. Ник икәне аңлашыладыр.
2. Җиләкне иртән җыю мәслихәтрәк, әлбәттә. Кичен дә җыябыз, тик эштән соң барыбер ардыра. Көндез кояш астында авыррак, ләкин кызынырга була.
3. Әгәр дә җиләкле урында кеше эзләрен күрсәгез, "монда беткән инде" дип китә күрмәгез. Бер-ике тапкыр йөрелгән җирдә җиләк эрерәк була, чөнки кояш инде аларны күргән.
4. Черки-озынборыннарга каршы крем яки спрейлар алыгыз.
5. Һичшиксез, су яки термоста кайнар чәй кирәк. Чәйне, гадәттә, өйдә ясап киләсең дә, шул басудагы җиләк яки яфрагын салып куйсаң үтә дә тәмле була.
6. Җиләк күп җирдә, чүгәләп кенә түгел, сузылып ятып та җыя башлыйсың. Тик сак булу сорала: еланы, башка тереклеге булырга мөмкин.
7. Шорты-фәлән кию бик үк мәслихәт түгел. Өстемә тулысынча җиңел генә кием, башта яулыктан ясалган бандана киям.
8. Җиләк булмаган җир юк ул. Һәм, ни гаҗәп, көзгә таба җиләк үскән җирләрдән ерак булмаган урман-агачлыкларда гөмбә дә була.
9. Бала-чага белән чыгу киңәш ителми. Сабырлыклары бер, күп дигәндә, ике сәгатькә җитә.
10. Нәфесегезне тыя белегез. Болытларны карап тору кирәк, төнгә калмагыз, талчыкмагыз. Җиләк бетми ул, ә син бетәргә мөмкинсең.