"ЭКОяз2018"

10 апреля 2018 г., вторник
Татарстанда экологик ике айлык уздыру кысаларында "ЭКОяз2018" бәйгесе “Экомәктәп”, “Экогаилә”, “Экопредприятие”, “Эковуз”, “Экобакча” (балалар бакчалары өчен), “Экоҗәмгыять” (иҗтимагый экологик оешмалар, берләшмәләр өчен), “Экоүзәк” (шәһәр балалар экологик-бирологик үзәкләр өчен) номинацияләрендә уздырыла.
 
#ЭКОяз2018 акциясендә катнашучылар:  
 
- чаралар уздыру өчен территорияләрне төзекләндерергә;
- санитар җыештыруда катнашырга; 
- агачлар утыртырга;
- чүпне аралап җыярга; 
- сыерчык оялары әзерләү эшләрендә, шулай ук экология дәресләрендә катнашырга тиеш.
 
Фото/видеоматериалларны, матбугат чараларында басылып чыккан мәкаләләрне, раслый торган бүтән документларны үз районыңдагы Башкарма комитет адресына җибәрү сорала.
 
Район турын уңышлы узган катнашучылар республика этабына узачак.
 
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International