Җыелыш башланганчы районның төрле служба җитәкчеләре авыл кешеоәренең сорауларына җавап бирергә хәзерләнде. Әмма авыл кешеләренннән борчулы сораулар кермәде. Моның нидән алай икәнлеге авыл башлыгы Рамис Низамутдинов чыгышыннан билгеле булды. Авыл җирлегендә бөтен төр социаль әһәмиятле мәсьәләләр хәл ителгән диеп була. Авылда да мәдәният йорты эшләп тора, ФАПта авыл халкының сәламәтлеген кайгырту буенча чаралар күрелә. Кибетләр эшләп тора. Үзара салым акчасына калын итеп юл полотнасы түшәлгән. Тик авыл җирлегендәге демографик хәл кискен булып калуында дәвам итә әле.