Бу шимбә, 30 сентябрьдә, район базар территориясендә көзге ярминкә үтәчәк.
Чара Өлкәннәр көне кысаларында уздырыла. Бу көнне авыл хуҗалыгы предприятиеләре, эшмәкәрләр тарафыннан арзан бәядән продукция тәкъдим ителә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов белдерүенчә, бу көнне бодай – 6, арпа, солы – 5әр, борчак 7 сумнан сатылачак. Шулай ук, Чүпрәле элеваторы югары сортлы он тәкъдим итәчәк, салам, печән, мал-туар да алып булачак. Хуҗалыгында бәрәңге, кишер, суган, кәбестә кебек яшелчәләрне мулдан үстерүчеләргә дә аларны сату мөмкинлеге тудырылачак.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәннәргә концерт номерлары бүләк итәчәк, ә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе пешекчеләре кайнар чәй белән сыйлаячак. Ярминкә иртәнге 7.00 сәгатьтә башлана.