Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.
Корбан гаете мөбарәк булсын, һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен!
Авылдашыбыз Нәҗия Хәсәнҗан кызы Салаховага 90 яшь! Котлыйбыз!
"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе кысаларында бүген геройлар аллеясында булачак укучыларга сумкалар тапшырылды.
Хөрмәтле авылдашлар!. 8 сентябрьдә авыл көне үткәрелә һәм корбан ашы була.
Авыл җирлекләрендә “урак өсте”–җыеннар бара. Һәр авыл башлыгы үткән ел башкарылган эшләргә йомгак ясый, агымдагы елга планнар билгели.
Иске Чокалы авылы җирлегенә килгәндә, биредә 228 йорт исәпләнә, шуларда 662 кеше дөнья күрә. Эшкә яраклылар булып 336 кеше санала, 224е–пенсионерлар. Авылның киләчәге хакында сүз кузгатканда, әлләни мактанырлык түгел. Үткән ел 4 бала дөньяга килгән, 13 кеше вафат булган. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны 46ны тәшкил итсә, 54әү–мәктәп яшендәге балалар.