1924 елның 16 апрелендә, Иске Чокалы авылында гади гаиләдә туа.
17 яшенә кадәр колхозда төрле эшләрдә эшли. 1941 елда сугышка китә. Смоленск янындагы фронтта катнаша. 3 Украина фронтына күчкәч, 1942 елда каты яраланып, туган авылына әйләнеп кайта. Күп кенә медальләр белән бүләкләнә. 3 гр.инвалид.
Тыныч тормышка кайткач, мәктәптә ат белән төрле хуҗалык эшләрен башкара. Рушан исемле хатынга өйләнә, балалары булмый. Хатыны үлгәч, бүгенгә кадәр ялгызы гына яши.