Шатлыклар күңелебездә,
Ал кояш – күгебездә,
Килегез, дуслар, куннака,
Сабантуй тиздән бездә!
Хөрмәтле авылдашлар! 1 июль көнне районга Сабантуйга рәхим итегез!
Рамазан ае – ул рухи яктан камилләшү һәм мохтаҗларга ярдәм итү чоры. Ураза тоткан һәр мөселман рухи яктан пакъләнү, игелек һәм рәхим-шәфкать кылу мөмкинлеге ала.
Бүген мөселман дөньясы чын-чынлап яңарыш кичерә. Безнең күпмилләтле һәм күп конфессияле илебездә традицион ислам тарафдарларының илнең иҗтимагый тормышында актив катнашулары әһәмияткә лаек.
Ураза бәйрәме якты өметләр, күңелләребезгә бәхет һәм мәрхәмәт нуры өстәсен, һәркайсыбызга җан җылысы, шатлык һәм муллык бүләк итсен. Дөньяларыбызга тынычлык, барыбызга да исәнлек-саулык һәм бәрәкәт телибез.
Иске Чокалы авылы "Хәтер шәме" акциясенә кушылды
Иске Чокалы мәдәният йортында "Их самовар чәйләре" дип исемләнгән спектакль булды.
22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе – Бөек Ватан сугышы башланган көн.
Шул уңайдан 21 июньдә Россиядә “Хәтер шәме” акциясе башлана. Яшьләр һәм башка җәмәгать берләшмәләре активистлары, волонтерлар 22 июнь таңын хәрби мемориаллар, һәйкәл-обеликслар янында кулларына шәмнәр тотып каршылыйлар. Әлеге акция 21 июньдә Чүпрәле район үзәгендәге мәңгелек ут янында кичке 21.00 сәгатьтә, шулай ук Иске Чокалы авылында да узачак.
Иртәгә 16 июнь көнне Иске Чокалы мәдәният йортында "Их самовар чәйләре" дип исемләнгән спектакль була. Рәхим итегез!
Россия көне уңаеннан Иске Чокалы мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта бәйрәм тамашасы булды.
12 июня в России отмечается День России.
День России (День независимости России)День России раньше, до 2002 года, имел название День принятия Декларации о государственном суверенитете России. День России - государственный праздник, и является одним из самых «молодых» праздников в стране.
Хөрмәтле авылдашлар!
27 нче май көнне авыл зиратларын чистарту оештырыла.
Өмәдә барыгызны да көтеп калабыз.
Бүген мәктәптә соңгы кыңгырау бәйрәме үтте.
Киләчәктән килгән чакыру булып,
Үткәннәрдән килгән моң булып.
Шатлык –сагышлардан тасма үргән
Кыңгыраулар чыңлый моң булып