НОВОСТИ


20
апреля 2018 г.
пятница

Хөрмәтле депутатлар, муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль хезмәт ветераннары һәм барлык җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре!Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез.Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия,  авыр  һәм җаваплы халыкка намуслы хезмәт итү эшендә уңышлар телибез.


16
апреля 2018 г.
понедельник

Бүген сугыш ветераны Шарафетдинов Абдуллаҗан абыйның туган көне. Тәбрик итәргә авыл җирлеге башлыгы,  ветераннар Советы рәисе, мәктәп директоры, балалар белән оештыручы педагог бардылар.


13
апреля 2018 г.
пятница

Буа шәһәрендә "Балкыш"  өлкәннәр фестиваленең зона ярышлары узды.Анда безнең авылдашыбыз - Халиуллова Гөлсирә Фәтих кызы да чыгыш ясады һәм диплом белән бүләкләнде.Котлыйбыз!


10
апреля 2018 г.
вторник

Татарстанда экологик ике айлык кысаларында "ЭКОяз2018" бәйгесе игълан ителде.Татарстанда экологик ике айлык уздыру кысаларында "ЭКОяз2018" бәйгесе игълан ителде. #ЭКОяз2018 йомгаклары буенча иң актив катнашучылар ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгыннан бүләк алачак.Бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

9
апреля 2018 г.
понедельник

Шушы көннәрдә язгы ташу башлана, кайбер торак пунктлардагы йортларны су басарга мөмкин. Су басу куркынычы янаган урыннарда яшәүче халыкка ниләр  белергә һәм моңа алдан ук ничек әзерләнергә кирәк.


7
апреля 2018 г.
суббота

Со Светлой Пасхой поздравляем. Пусть мир в ваш дом она несет. Вам счастья и добра желаю, Удача пусть в делах вас ждет.  


4
апреля 2018 г.
среда

2018 елның 30 март көнендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә “Милләте өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт” исемендәге Республикакүләм Ш.Мәрҗани укулары үтте. Шушы чарада республикабызның 16 районыннан 72 укучы катнашты. Алар төркемнәргә бүленеп 5 секциядә эшләделәр. Республикакүләм Ш.Мәрҗани укуларында Чүпрәле районы “Иске Чокалы төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучысы Ранис Халилов та бар иде. Ул”Тарихта Мәрҗани хакында хатирәләр һәм аңа караш” төркемендә җиңүче һәм 1 дәрәҗәле диплом, истәлекле бүләк иясе булды. Без аның уңышлары өчен куанабыз һәм тәбрик итәбез.


3
апреля 2018 г.
вторник

2018 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасында гадәттәгечә шәһәрләр һәм муниципаль районнар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башлана. Икеайлыкны уздыру чорында барлык күзәтчелек органнары тарафыннан  закон таләпләрен бозуларны ачыклау буенча эш арттырылачак. Әтик,  әлеге кысаларда авиа очышлар ярдәмендә караулар оештырыла, тимер юл һәм аның янындагы территорияләрне карап әйләнү, халык белән актив эш алып  бару планлаштырыла.


2
апреля 2018 г.
понедельник

Озак еллар ветераннар Советы рәисе булып эшләгән Ркия апа Юсупова үз теләге белән вазифасыннан азат ителде. Аңа рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырылды.


30
марта 2018 г.
пятница

Кичә Иске Чокалы мәдәният йортында район ветераннары концерт куйдылар. Концерт бик матур булды.


ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International