7 октября, стартовала республиканская природоохранная акция «Неделя леса». Данная акция проводится по инициативе Министерства лесного хозяйства Республики Татарстан, начиная с 2010 года. Посадка деревьев проходит два раза в год, весной и осенью.
Районда күптән көтелгән заманча кинозал эшли башлады. Аны ачу тантанасы 5 октябрьдә узды һәм әлеге уңайдан Алексей Пимановның “Крым” кинофильмы күрсәтелде.
7 октября, стартовала республиканская природоохранная акция «Неделя леса»
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре! Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз.Бәйрәмегез котлы, мөбарәк булсын! Һәрбарчагызга да исәнлек-саулык, сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, йортларыгызга бәрәкәт, көтелмәгән куанычлар, якты хыяллар, эшегездә уңышлар телибез, хәерле гомер насыйп булсын.
Хөрмәтле, сөекле укытучыларыбыз! Бәйрәмегез белән сезне! Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәгез. Һәр таңны сау-сәламәт каршылагыз, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен! Бәхетле булыгыз!
Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Безнең авылда да мәктәп ашханәсендә өлкәннәр көне узды. Табын артында матур әңгәмә, җыр, тәбрикләүләр белән бәйрәм сизелми дә үтеп китте.
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Хәзерге вакыттагы карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, һәм сугыштан соң хәерчелек...Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Арагызда хезмәт алдынгылары бик күп. Тормышыбыз яхшы, тыныч булсын өчен төнне – көнгә ялгап эшләгәнсез. Бу хезмәт нәтиҗәләре безгә саулыкта – тынычлыкта яшәргә мөмкинлек бирде, аллага –шөкер. Рәхмәт Сезгә!
Иртәгә 3 октябрьдә мәктәп ашханәсендә өлкәннәр көне уздырыла. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмгә көтеп калабыз. Башлана 14 сәгатьтә.
Бу шимбә, 30 сентябрьдә, район базар территориясендә көзге ярминкә үтәчәк.
Чара Өлкәннәр көне кысаларында уздырыла. Бу көнне авыл хуҗалыгы предприятиеләре, эшмәкәрләр тарафыннан арзан бәядән продукция тәкъдим ителә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов белдерүенчә, бу көнне бодай – 6, арпа, солы – 5әр, борчак 7 сумнан сатылачак. Шулай ук, Чүпрәле элеваторы югары сортлы он тәкъдим итәчәк, салам, печән, мал-туар да алып булачак. Хуҗалыгында бәрәңге, кишер, суган, кәбестә кебек яшелчәләрне мулдан үстерүчеләргә дә аларны сату мөмкинлеге тудырылачак.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәннәргә концерт номерлары бүләк итәчәк, ә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе пешекчеләре кайнар чәй белән сыйлаячак. Ярминкә иртәнге 7.00 сәгатьтә башлана.