Нәүрүз – мөселманнарның табигать уянганда, яңа ел бәйрәме буларак үткәрелгән. Бу бәйрәм буыннан буынга тапшырылып бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән. Нәүрүз бәйрәмен яз көне көн белән төн тигезлзшкәндә - 21 нче мартта билгеләп үтәләр. Нәүрүз сүзе “яңа көн” дигәнне аңлата. Бу көнне балалар өйдән-өйгә йөргәннәр, бәйрәм күчтәнәчләре җыйганнар, йорт хуҗаларына шигырьләр сөйләгәннәр, гаиләләренә бәхет-шатлык, сәламәтлек, мул тормыш теләгәннәр. Күршеләр, туганнар бер-берсенә кунакка йөргәннәр, җырлап-биеп күңел ачканнар.
Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн. Сезнең барыгызны да әлеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз!
НӘҮРҮЗ МӨБӘРӘК БУЛСЫН!!!.