Язгы боз беренче карашка нык тоелса да, ул бик мәкерле һәм көзге һәм кышкы боздан аерылып тора. Көзен боз кеше авырлыгы астында шытырдап, куркыныч турында кисәтә. Ә язгы көпшәк боз кешенең авырлыгын күтәрә алмый. Ул аяк астында таралып, боз боткасына әверелергә мөмкин.
Елгаларга кар сулары төшү аркасында суның күләме бермә-бер арта.
Бу чор кешеләрдән аеруча саклык һәм игътибарлылык таләп итә.
Язгы ташу вакытында аеруча балаларны күз уңаеннан ычкындырырга ярамый. Куркынычсызлык чараларын белмичә, алар яр буендагы шаяртуларга юл куялар, боздан бозга сикерәләр, кайберләре көпшәк бозда балык тотарга өлгерәләр. Мондый саксызлык кайвакыт фаҗигале тәмамлана.