Кыш ул битләрне өшетердәй салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга да бик бай. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матур.
Кырлар, яз җиткәнче ял итәргә уйлап, ап-ак юрганга төренәләр дә тыныч кына тирән йокыга талалар. Салкын көннәрдә агачлар бәс белән каплана. Әйтерсең агачларны үтә күренмәле ап-ак ефәк белән чорнап чыкканнар.