14 ноябрьдә Иске Чүпрәле авылындагы П.В.Дементьев исемендәге хәрби техника паркында биш егетне армиягә озату тантанасы булды. Шулар арасында авылыбыз егете Идрисов Илназ да бар.
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Чокалы авыл җирлеге Советының өченче утырышын чакыру турында
“Ростелеком” һәм Россия Пенсия фонды “Интернет азбукасы” программасының киңәйтелгән курсы өчен яңа модуль әзерләделәр, ул “Ял һәм сәяхәт итәр өчен интернет: нечкәлекләр һәм файдалы киңәшләр” дип атала. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Яңа курс моңа кадәр компьютер белән эшләүнең база күнекмәләрен өйрәнүчеләр өчен дә, белемнәрен тирәнәйтеп, интернет мөмкинлекләреннән тагын да киңрәк файдаланырга теләүче өлкәннәргә дә өстәмә өйрәнү материаллары комплектыннан гыйбарәт.
Яңа курс ярдәмендә тыңлаучылар интернет аша тимер юл һәм авиабилетлар сатып алуның уңайлы һәм популяр ысуллары белән танышалар, чит шәһәрдә кунакханәдә урын алу, экскурсиягә язылу, театр яисә концертка билетны интернет аша алырга өйрәнәләр.
Укыту модуле бу хезмәтләрнең барысын да дөрес эшләргә ярдәм итәчәк.
Инде берничә ел дәвамында “Ростелеком” һәм Россия Пенсия фонды даими рәвештә “Интернет азбукасы” программасының киңәйтелгән курсын яңа модульләр белән тулыландыра.
Курсларда шөгыльләнүчеләр һәм интернеттан файдаланучылар, Азбукаинтернет.рф. интернет порталындагы кире элемтә формасы аша мөрәҗәгать итеп, модульләрнең тематикасын билгелиләр. Дәреслекнең электрон версиясе, киңәйтелгән курсның барлык модульләре, өлкән буын вәкилләренә яңа теманы үзләштерүдә ярдәмлекләр – укытучылар өчен булекләп бирелгән рекомендацияләр һәм һәр дәрескә кирәкле күргәзмә әсбаплар да шунда урнаштырылган.
“Интернет азбукасы” программасы материалларын пенсионерларга компьютер грамоталылыгы буенча дәресләр бирүчеләр һәр тема буенча аерым курслар итеп тә, өстәмә дәресләр үткәрү өчен материал буларак та файдалана ала.
Исегезгә төшерәбез, “Интернет азбукасы” укыту пособиесе һәм шул исемдәге интернет-портал “Ростелеком” белән Россия Пенсия фонды арасында пенсионерларны компьютер грамоталылыгына өйрәтү буенча хезмәттәшлек турында 2014 елда кул куелган килешү кысаларында алып барыла. Хезмәттәшлекнең максаты – пенсионерларның дәүләт хезмәтләреннән электрон рәвештә файдалану мөмкинлеген җиңеләйтү, компьютерда эшләү күнекмәләренә өйрәтеп, аларның тормыш дәрәҗәләрен күтәрү һәм сыйфатын яхшырту.
Иске Чокалы авыл җирлеге Советының икенче утырышы узды
Хөрмәтле авылдашлар. 05 нче август көнне 13.30 сәгатьтә Иске Чокалы авылы мәдәният йортында авыл халкының җыены үткәрелә. Барыгызны да көтеп калабыз.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУ мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы фаразлары
2020 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә
- урманнарның янгын куркынычы югары (4 сыйныф) - Чүпрәле, Буа, Әлмәт, Чирмешән муниципаль районнарында көтелә.
Хөрмәтле авылдашлар һәм кунаклар. Авыл плотинасында коенырга ярамый.
Халиулловлар гаиләсе "Мәхәббәт Һәм тугрылык" өчен медале белән бүләкләнде.
"Хәтер шәме"акциясе
Татарстанда 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге 435700 бала түләүләрне алды