Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды хәбәр иткәнчә, производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан зыян күргән гражданнарга айлык түләүләрне алга таба күчерү өчен «МИР» милли түләү системасының банк картасын рәсмиләштерергә кирәк.
Ана капиталы акчасыннан файдалану мөмкинлекләрен киңәйткән үзгәрешләр үз көченә кергәннән соң, Татарстанда 1300 гаилә ана капиталыннан ай саен түләүләр ала башлады. Аларның 150 артыгы 3 яше тулмаган ике һәм аннан да күбрәк балага түләү рәсмиләштергән
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге инвалидларны реабилитацияләү һәм абилитацияләүнең индивидуаль программасы буенча производствода бәхетсезлек очрагы аркасында зыян күргән республика гражданнарына механик тапшыру тартмасы булган автомобильләргә ихтыяҗны тулысынча япты. 28 февральдә «КАН АВТО» салонында автомобиль ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Зыян күрүчеләргә беренче тапкыр транспорт чараларын тапшыру шул күләмдә башкарылды.
Елның иң серле һәм салкын ае февраль. Ул уникаль, чөнки анда айга 28 көн генә бар. Февральгә дүрт елга бер тапкыр гына бер көн өстәлә. Мондый ел, кәбисә дип атала. Бер ай бөтен елны үзгәртә! Бу үзенчәлекләр бер айда - февральдә генә мөмкин
23 февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, авылда обелиск янында митинг узды, анда безнең герой-якташларыбызны һәм сугышчы – интернационалистларны искә алдылар.
23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.
Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне 15 февральдә билгеләп үтелә
Бердәм пособие билгеләүне сорап бирелгән 50 мең гариза - йөкле хатын-кызлар һәм 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләр өчен яңа ярдәм чарасы ул. Түләү рәсмиләштерү 28 декабрьдә Россиянең барлык төбәкләрендэ, шул исәптән дүрт яңа субъектта яшэуче гаиләләр өчен дәүләт хезмәтләре порталында ачылды
Татарстан Социаль фонды бүлекчәсе февраль аеннан башлап медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләүләр күчерә башлаячак, моның өчен сәламәтлек саклау оешмалары ай сен әлеге төр ярдәмгә хокуклы белгечләрнең реестрын формалаштырырга тиеш була.