Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын.
18 ноябрь көнне гражданнарның үзара салымы буенча җирле референдум үтте.
Авылдашыбыз Мөшфика апа Валиуллова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аңа исәнлек, озын гомер телибез.
Сезне 2018 елның 18 ноябрендә 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр гражданнарның үзара салымы буенча җирле референдумда тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз.
2018 елның 14 ноябреннән 17 ноябренә эш көннәрендә 16.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр вакытыннан алда тавыш бирү мөмкинлеге биреләчәк.
4 ноябрь көнне мәдәният йортында көзге бал булып узды.
Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү көне 1992 елдан башлап билгеләп үтелә. Бу бәйрәм республика Төп Законының аерым әһәмиятен, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга омтылышын гәүдәләндерә.
Бүген 4 ноябрь – Бердәмлек көне. “Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек – электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән.
2018 елның 18 ноябре көнне
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Чокалы авыл җирлеге территориясендә үзара салым акчаларын кертү һәм куллану буенча җирле референдум була.