Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге, Татарстан Профсоюзлар федерациясе һәм эш бирүчеләрнең региональ берләшмәсе хезмәттәшлек турында килешү имзалады

2023 елның 1 декабре, җомга

     «Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге бу килешүгә беренче тапкыр кул куя. Әмма якларның мәнфәгатьләре, алдагы елларда Социаль иминиятләштерү фондының региональ бүлеге белән килешү төзелгәндәге кебек үк, үзара тыгыз бәйләнештә. Безнең гражданнар хокукларын социаль яклау, хезмәтне нәтиҗәле саклау, предприятиеләрнең иминиятчеләре һәм хезмәткәрләре белән мәгълүмати хезмәттәшлекне профсоюз активлары белән берлектә тәэмин итүдә тыгыз хезмәттәшлек итәсебезгә  ышанам», - дип билгеләп үтте документка кул кую барышында Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.

 

      Имзаланган өч яклы килешү социаль партнерларның предприятиеләрдә, оешмаларда һәм учреждениеләрдә иҗтимагый комиссияләр һәм профактивлар формалаштыру һәм алар эшчәнлегендә актив хезмәттәшлеген күздә тота. Бу иминиятләштерүчеләрнең мәҗбүри пенсия һәм социаль иминиятләштерүгә иминият взнослары түләү буенча җаваплылыгын арттыруга өстәмә ярдәм итәчәк.

       Исегезгә төшерәбез, 2023 елда эш бирүчеләрнең җитештерүдәге имгәнүләрне киметү буенча кисәтү чараларын үткәрүгә моңа кадәр исәпләнгән иминият кертемнәреннән мәҗбүри социаль иминиятләү чыгымнарын тотып калганнан соң  20%ын файдалану хокукы бар. Иминиятләштерүче акчаны пенсия алды һәм пенсия яшендәге хезмәткәрләрне шифаханә-курорт дәвалануына юнәлтергә планлаштырган очракта чыгымнар күләмен  30% ка кадәр артырга мөмкин.

     Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге производствода бәхетсезлек очракларының һәм һөнәри авыруларның санын киметү ягында. Бары тик быел гына хезмәтне саклау чараларын тәэмин итүгә Россия Социаль фонды бүлеге 545 миллион сумнан артык акча күчерде.

      Россия Социаль Фондының  кисәтү чараларын финанслау  турында бөтен мәгълүматлар, шулай ук кирәкле документлар исемлеге белән Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд сайтындагы махсус бүлектә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International