әүрүз бәйрәмен татарлар да каршылый. Яңа елны март аенда башлап җибәрүнең татарлар яшәгән Урта Идел буенда булганлыгы мәгълүм. Ул чорда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага — 10 көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп «нәүрүз әйтеп» йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар, шәкертләр башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.