8 май көнне авылда Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм узды. Һәлак булганнар истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр һәм веноклар салынды, Мәңгелек ут кабызылды, тыл ветераннарын, сугыш балаларын, авылдашларны котладылар. Соңыннан укучылар бәйрәм концерты күрсәттеләр.