Татарстанда "Tatar сүзе" конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

«Tatar сүзе» конкурсын оештыру комитетына 500 дән артык видеоязма килде. Хәзерге вакытта гаризалар кабул итү дәвам итә. Приз фонды 1 млн сум тәшкил итә. Бу хакта ТР мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
   ТР Президенты каршындагы комиссия тарафыннан оештырылган конкурста үзешчән һәм профессиональ нәфис сүз осталары катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк.
   Ярыш ике турда үткәрелә. Башта катнашучылар әсәрләрне төрле жанрларда башкару белән видео җибәрергә тиеш (соло башкару, диалоглар, әдәби-музыкаль композицияләр). Видеоязмалар 2020 елның 15 декабренә кадәр кабул ителә.
   Икенче тур 20 февральдә Татар дәүләт филармониясендә узачак. Гала-концерт Халыкара туган тел көнендә — 2021 елның 21 февралендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International