Халык җыенын билгеләү турында

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе
     

 

 

              

 

 Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Чокалы авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым акчаларын кертү һәм алардан файдалану мәсьәләсе буенча гражданнар җыенын билгеләү турында

               1. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Чокалы авыл җирлегенең Иске Чокалы торак пунктында гражданнар җыенын 2019 елның 5 декабренә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы, Чүпрәле районы, Иске Чокалы авылы, Коминтерна урамы, 18 йорт адресы буенча гражданнарның үзара салым акчаларын кертү һәм алардан файдалану мәсьәләсе буенча билгеләргә.

             2. Гражданнар җыенына чыгарыла торган түбәндәге мәсьәләне расларга:

"2020 елда Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Чокалы авыл җирлеге территориясендә яшәү урыны буенча теркәлгән һәр балигъ булган яшәүчедән 500 сум күләмендә үзара салым кертергә һәм алынган акчаларны җирле әһәмияткә ия түбәндәге эшләрне башкару буенча мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерүгә килешәсезме?:

- Иске Чокалы авылында  Коминтерн, Комсомол, Пушкин,1 Май, Чапаев урамнарындагы юл-урам челтәрләрен ремонтлау ;

 - Иске Чокалы авылына кергәндә аншлаг урнаштыру;   

                                                                                                                                                                                                                           

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International