Бүген авыл мәдәният йортында авыл халкы белән сөт һәм ит җыю кооперативын төзүчеләр белән очрашу булды. Шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм Казаннан авыл хуҗалыгы кооперациясе буенча вәкил катнашты.Грантлар алу, кооперативлар төзү һәм кооперативларга керү буенча тулы мәгълүмат бирелде.