Быел «Россия суы» сулыкларны һәм аларның ярларын чистарту буенча Бөтенроссия акциясе чаралары беренче тапкыр «Экология» милли проекты кысаларында үткәрелә («Уникаль су объектларын саклау»федераль проекты). Акциядә Иске Чокалы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм учреждение хезмәткәрләре катнашты. "Якла" елгасы ярлары һәм чишмә чистартылды.