Алар хәрбиләргә, радиация яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, «блокадада калган Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнарга, космонавтларга, шулай ук һәлак булган (үлгән) хәрби хезмәткәрләрнең һәм чернобыльчеләрнең гаилә әгъзаларына билгеләнә. Татарстан Республикасында мондый пенсия төрен 82 мең кеше алган.
Социаль пенсия алучылар өчен дә түләү артачак. Аларга картлык буенча иминият пенсиясен алу хокукы алмаган, туендыручысын югалткан, түгәрәк ятим, инвалидларга, инвалид балаларга һәм ата-анасының икесе дә билгесез булган гражданнар керә. Татарстанда 79 меңнән артык граждан социаль пенсия ала.
Әлеге очракта Индексация пенсионерларга, алар эшләвенә яки юклыгына карамастан үткәрелә.
Индексациядән соң Татарстан Республикасында дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсиянең уртача күләме тәшкил итәчәк