Табиблар һәм укытучылар өчен пенсия яше артамы?

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Пенсия фонды педагогик һәм медицина хезмәткәрләре өчен вакытыннан алда пенсияләр тулы күләмдә саклануын хәбәр итә: вакытыннан алда пенсиягә хокук бирүче стаж буенча таләпләрне катгыйландыру каралмаган. Стажның үзе саклана, әмма әлеге гражданнар өчен эшкә яраклы яшьнең гомуми артуыннан чыгып, вакытыннан алда пенсиягә чыгу срогы күчеш чоры белән 5 елга күтәрелә.

Пенсиягә чыгуның яңа срогы вакытыннан алда пенсиягә хокук бирүче стаж эшләгән ел белән бәйле рәвештә билгеләнәчәк. Хәзер педагогик һәм медицина хезмәткәрләренә льготникның конкрет категориясенә карап, 25-30 елга кадәр озынлыктагы махсус стажны эшләргә кирәк.Шулай итеп, күрсәтелгән хезмәткәрләр вакытыннан алда пенсиягә хокук бирә торган стажны эшләгән ел теркәлә, ә бу хокукны 2019 елдан 2028 елга кадәр һәм алга таба пенсия яшен һәм күчеш нигезләмәләрен исәпкә алып гамәлгә ашырырга мөмкин булачак. Шулай итеп, махсус стажга карата таләпләр үзгәрми, әмма пенсиягә чыгу вакыты үзе дә күчәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International