Яңа елдан башлап, шәһәр, шулай ук авыл халкы түләсез РТРС-1 пакетының 20 гомумроссия мәҗбүри телеканаллары (Беренче канал, «Россия 1+ГТРК Татарстан», «Матч», НТВ, «Пятый», ОТР, ТВЦ, «Карусель», «Россия 24», «Россия Культура», шулай ук өч радиоканал: «Радио Россия + ГТРК Татарстан», «Маяк», «Вести FM»), РТРС-2 пакеты (Рен ТВ, СПАС, СТС, «Домашний», ТВ3, «Пятница», «Звезда», «Мир», ТНТ, Муз ТВ) сигналларын кабул итә ала.
Татарстанда хәзерге вакытта цифрлы телевидение тапшыруларының 87 станциясе эшли.
РТРС-1 пакеты Татарстан халкының 99,3 проценты, ә РТРС-2 пакетын 81,5 проценты куллана. ел ахырына кадәр ул тулы күләмдә эшләп китәчәк.
Барлык каналлар телевизор караучылардан абонент түләве алмыйча, түләүсез трансляцияләнә.