«Туган як»ка арзан бәядән язылып калыгыз.
Өлкәннәр көне уңаеннан авылыбызның өлкәннәре бүген мәктәп бинасына бәйрәмгә җыелды. Өлкәннәребезне бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Рамис Рафагат улы, күмәк хуҗалык рәисе Альберт Альфик улы котладылар. Озак еллар төрле тармакта эшләгән ветераннарга да сүз бирелде. Мәктәп балалары җыр, шигырьләр белән тәбрик иттеләр.
Шушы йортта безнең авылдашыбыз Айнуллов Арифулла Зарифулла улы да яши.Иске Чокалы авыл җирлеге башлыгы Рамис Рәфагать улы Низамутдинов өлкәннәр көне уңаеннан авылдашыбызның кабаттан хәлен белеп, тормыш шартларын күреп, авылыбыз яңалыклары,тормышы белән таныштырып кайтты
Өлкәннәр көне уңаеннан авылыбызның өлкәннәрен 7 нче октябрь көнне мәктәп бинасына бәйрәмгә чакырабыз. Башлана 13 сәгатьтә.
Безнең илдә кеше бәяләп бетерә алмаслык кыйммәтле хәзинә. Кешеләр илнең хуҗасы һәм тоткасы. Ә илебез киләчәгенең тоткасы сезнең кулларда, хөрмәтле укытучыларыбыз! Сез кешеләргә белем ачкычы бирәсез, кешеләрне кеше итәсез,олы юлга илтәсез. Сезгә барысы өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
Авылдашыбыз Валиуллов ФиркатСабир улының бүген олуг юбилее - 80 яшь. Сиксәненче көз сезнең бусагада Сиксәненче, түгел йөзенче Узсын әйдә, картайсыннар еллар Картайтмагыз бары күңелеңне. Һәрчак шулай яшьлек дәрте сездә Янып торсын җәйге учактай Саулык, байлык, күп шатлыклар Чиксез булсын язгы офыктай.
Кеше үз гомерендә бер генә төп булса да куак утыртырга тиеш икән. 1 октябрьдә андый мөмкинлек булачак, чөнки әлеге көндә -"Урман утырту көне" акциясе узачак. Тирә-юнебезне яшеллек чолгасын дисәк, акциядән читтә калмыйк!
2016 ел Россиядә - Кино елы, ә Татарстанда Су саклау зоналары елы буларак узачак. Россия Президенты Владимир Путин 2017 елны Россиядә Экология елы дип игълан иткән Указга да кул куйды.