НОВОСТИ


6
октября 2016 г.
четверг

Шушы йортта безнең авылдашыбыз Айнуллов Арифулла Зарифулла улы да яши.Иске Чокалы авыл җирлеге башлыгы Рамис Рәфагать улы Низамутдинов өлкәннәр көне уңаеннан авылдашыбызның кабаттан хәлен белеп, тормыш шартларын күреп, авылыбыз яңалыклары,тормышы белән таныштырып кайтты


5
октября 2016 г.
среда

Өлкәннәр көне уңаеннан авылыбызның өлкәннәрен 7 нче октябрь көнне мәктәп бинасына бәйрәмгә чакырабыз. Башлана 13 сәгатьтә.


4
октября 2016 г.
вторник

Безнең илдә кеше бәяләп бетерә алмаслык кыйммәтле хәзинә. Кешеләр илнең хуҗасы һәм тоткасы. Ә илебез киләчәгенең тоткасы сезнең кулларда, хөрмәтле укытучыларыбыз! Сез кешеләргә белем ачкычы бирәсез, кешеләрне кеше итәсез,олы юлга илтәсез. Сезгә барысы өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.


30
сентября 2016 г.
пятница

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.


29
сентября 2016 г.
четверг

Авылдашыбыз Валиуллов ФиркатСабир улының бүген олуг юбилее - 80 яшь. Сиксәненче көз сезнең бусагада Сиксәненче, түгел йөзенче         Узсын әйдә, картайсыннар еллар Картайтмагыз бары күңелеңне. Һәрчак шулай яшьлек дәрте сездә Янып торсын җәйге учактай Саулык, байлык, күп шатлыклар Чиксез булсын язгы офыктай.


28
сентября 2016 г.
среда

Кеше үз гомерендә бер генә төп булса да куак утыртырга тиеш икән. 1 октябрьдә андый мөмкинлек булачак, чөнки әлеге көндә -"Урман утырту көне" акциясе узачак.  Тирә-юнебезне яшеллек чолгасын дисәк, акциядән читтә калмыйк!


23
сентября 2016 г.
пятница

2016 ел Россиядә - Кино елы, ә  Татарстанда Су саклау зоналары елы буларак узачак. Россия Президенты Владимир Путин 2017 елны Россиядә Экология елы дип игълан иткән Указга да кул куйды.


19
сентября 2016 г.
понедельник

Иске Чокалы  халкы да сайлау көнендә үзенең активлыгын белдерә.


17
сентября 2016 г.
суббота

25 сентябрьдә "Татарстан кроссы-2016" бәйгесе уздырыла.

 

Татарстан Хөкүмәтенең шул хактагы фәрманына премьер-министр Илдар Халиков кул куйган. Көзге йөгерү ярышы массакүләм спортны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрү, халыкны актив ял һәм спорт белән даими шөгыльләнүшз чакыру максатыннан уздырыла.


16
сентября 2016 г.
пятница

Хөрмәтле  авылдашлар! 2016 елның 18 сентябрендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутатларын сайлаулар була. Барыгызны да тавыш бирергә чакырабыз.


ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International