НОВОСТИ


4
октября 2016 г.
вторник

Безнең илдә кеше бәяләп бетерә алмаслык кыйммәтле хәзинә. Кешеләр илнең хуҗасы һәм тоткасы. Ә илебез киләчәгенең тоткасы сезнең кулларда, хөрмәтле укытучыларыбыз! Сез кешеләргә белем ачкычы бирәсез, кешеләрне кеше итәсез,олы юлга илтәсез. Сезгә барысы өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.


30
сентября 2016 г.
пятница

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.


29
сентября 2016 г.
четверг

Авылдашыбыз Валиуллов ФиркатСабир улының бүген олуг юбилее - 80 яшь. Сиксәненче көз сезнең бусагада Сиксәненче, түгел йөзенче         Узсын әйдә, картайсыннар еллар Картайтмагыз бары күңелеңне. Һәрчак шулай яшьлек дәрте сездә Янып торсын җәйге учактай Саулык, байлык, күп шатлыклар Чиксез булсын язгы офыктай.


28
сентября 2016 г.
среда

Кеше үз гомерендә бер генә төп булса да куак утыртырга тиеш икән. 1 октябрьдә андый мөмкинлек булачак, чөнки әлеге көндә -"Урман утырту көне" акциясе узачак.  Тирә-юнебезне яшеллек чолгасын дисәк, акциядән читтә калмыйк!


23
сентября 2016 г.
пятница

2016 ел Россиядә - Кино елы, ә  Татарстанда Су саклау зоналары елы буларак узачак. Россия Президенты Владимир Путин 2017 елны Россиядә Экология елы дип игълан иткән Указга да кул куйды.


19
сентября 2016 г.
понедельник

Иске Чокалы  халкы да сайлау көнендә үзенең активлыгын белдерә.


17
сентября 2016 г.
суббота

25 сентябрьдә "Татарстан кроссы-2016" бәйгесе уздырыла.

 

Татарстан Хөкүмәтенең шул хактагы фәрманына премьер-министр Илдар Халиков кул куйган. Көзге йөгерү ярышы массакүләм спортны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрү, халыкны актив ял һәм спорт белән даими шөгыльләнүшз чакыру максатыннан уздырыла.


16
сентября 2016 г.
пятница

Хөрмәтле  авылдашлар! 2016 елның 18 сентябрендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутатларын сайлаулар була. Барыгызны да тавыш бирергә чакырабыз.


8
сентября 2016 г.
четверг

Хөрмәтле авылдашлар! Сезне Корбан Бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, барча дин кардәшләребезгә исәнлек, иминлек, бәхет һәм бәрәкәт теләп калабыз. Бәйрәмнәребез мөбәрәк булсын!


7
сентября 2016 г.
среда
5 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында “Изгелек атнасы” акциясе уза. Җиде көн дәвамында ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үтәчәк. Күп кенә күренекле татарстанлылар әлеге акциягә кушылдылар да инде.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International