Большинство государственных услуг, оказываемых ПФР, можно получить в электронном виде. Сегодня на сайте ПФР каждому гражданину доступно 34 электронных сервисов, в числе которых все ключевые государственные услуги ПФР
13 гыйнвар көнне авыл мәдәният йортында 80 еллар дискотекасы узды. Кичәгә 80-90 еллардагы егет-кызлар җыелды.Кичә бик эчтәлекле, матур итеп төрле уеннар, биремнәр белән төзелгән.
Хөрмәтле авылдашлар. Иртәгә Иске Чокалы мәдәният йортында 80 еллар дисотекасы була. Рәхим итегез!
Бүген 10.00 сәгатьтә авыл мәдәният йортында Иске Чокалы авылы халкының җыены үтте.
11 нче январь көнне 10.00 сәгатьтә авыл мәдәният йортында Иске Чокалы авылы халкының җыены үткәрелә. Җыенга барыгызны да көтеп калабыз.
Балмаскарад кичәсен ачып җибәрү өчен сүз җирле үзидарә башлыгы Рәмис Рафагатович Низамутдиновка бирелде.
Бәйрәм шундый эчтәлекле итеп әзерләнгән,бәйрәм программасын Кыш бабай һәм Кар чәчәк алып бардылар кичәдә 3-команда катнашында конкурслар оештырылды,тамашачылар арасыннанда өлкән яшьтәге апалар җырлап, биеп төрле бүләкләргә ия булдылар.
30 декабрьдә авыл мәдәният йортында балмаскарад була. Бәйрәмгә рәхим итегез!
Җир өстенә аклык-пакьлек алып килгән Яңа 2017 ел бәйрәме котлы булсын! Киләсе елның 365 көне дә бәхет-шатлык кына китерсен. Аткан таңнарның барысы да алсу булсын. Тормыш юлларыгызда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын!
Бер-береңә изгелектән бөек эшләр башлана. Яңа елга беренче адым изгелек булсын. Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!
Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен
Кышкы бураннарга уралып!
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы оешмаларның күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, түбәндәгене хәбәр итә.
РФ Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 1,2,3,4,5,6 һәм 8нче гыйнвар көннәрендә Яңа ел каникуллары булачак. 7нче гыйнвар - Раштуа бәйрәме. Шул ук маддәнең 2 нче өлеше нигезендә бәйрәм көннәре ял көненә туры килгән очракта бәйрәм көне башка көнгә күчерелә.Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016нчы ел, 4нче август, 756нчы номерлы карары нигезендә, әлеге яллар түбәндәге көннәргә күчерелә: - 1нче гыйнвар, якшәмбе ялы - 24нче февральгә; - 7нче гыйнвар, шимбә ялы - 8нче майга. Шулай итеп, 2017нче елда 5 көнлек эш атнасында 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8нче гыйнвар - ял көннәре.